+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июль 2021, 12:12

Давылдан калган җимереклекләр тиз арада төзекләндерелә

22 июльдә республика буенча давыл узды. Көчле җил Башкортстанның 11 районындагы 18 торак пунктта зыян китергән.

Давылдан калган җимереклекләр тиз арада төзекләндерелә
Давылдан калган җимереклекләр тиз арада төзекләндерелә

Республикада электр үткәрү линияләре, дистәләгән торак йорт, сәүдә объектлары, торак булмаган корылмалар зыян күрде.

Иглин районында давыл мәктәпләр, балалар бакчалары, торак йортларның түбәләрен җимерде.

"Берничә урам ауган агачлар белән тулган иде, йорт түбәләре куптарылды, электр үткәрү линияләре өзелде. Районда опертив рәвештә төзекләндерү бригадалары төзелде, алар инде тәүлек буена урамнарны ауган агачлардан чистарта, электр, су бирүне тергезү белән шөгыльләнә», - ди Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова.

Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Эльвира Аеткулова эш сәфәре барышында давыл тудырган мәсьәләләрне чишү юлларын табу өчен Иглин районында яшәүчеләр белән очрашты. Эльвира Аеткулова сүзләренә караганда, җаваплы структуралар бик тиз эшкә керешкән.

«Без давылдан зыян күргән йортларны карадык. Шәхси сектор буенча зур зыян килгән, дистәләгән йорт зыян күргән, йөзләгән гаилә утсыз калган. Авария вакытында булдырылган мобиль бригадалар электр белән тәэмин итүне торгызу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Эре торак пунктларда бүген электр бар инде. Якын көннәрдә электр энергиясе тулы күләмдә биреләчәк", - дип хәбәр итте депутат.

Сарт-Лобау авылында ике йорт зыян күргән. Шуларның берсендә Зәбир Касбуллин яши. Зәбир Миңнегали улының "Сугыш чоры балалары" социаль категориясе статусы бар.

Зәбир Касбуллинның кызы Ләйсән сүзләренә караганда, давыл вакытында әтисе өйдә булмаган. «Мин Уфада яшим, әти бездә иде. Кичә күршеләр шалтыратты, гадәттән тыш хәл вакытында аның йортының түбәсе кубарылган, диделәр. Авыл хакимияте башлыгы халыкны, күршеләрне җыеп, безнең участок территориясендә бөтен җимереклекләрне җыеп алган. Биредә эш күп әле", - ди Ләйсән Галимова.

Икенче гаилә – күпбалалы, йортлары төзелә генә. Кызганычка каршы, стихия яңа төзелешкә дә зыян салган.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: