-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июль 2021, 15:10

Халык исәбен алуда онлайн катнаш!

Быел көз үтәчәк кампаниядә ил гражданнары өчен шундый мөмкинлек тә булачак.

Халык исәбен алуда онлайн катнаш!
Халык исәбен алуда онлайн катнаш!

Смартфоннар инде күптәннән тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде: без алар ярдәмендә заказлар бирәбез, әйберләр сатып алабыз, яңалыклар укыйбыз, видео карыйбыз, туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән аралашабыз, гаилә корабыз, дәүләт учреждениеләрендә мәгълүмат алабыз. Ә быел смартфон ярдәмендә беренче тапкыр Русия халкын санлы исәпкә алуда катнашырга да мөмкин булачак.

“Җанисәп-2021” – елның глобаль исәпкә алу чарасының бер өлеше, анда дөньяның барлык алга киткән илләре катнаша. Берләшкән Мил­ләтләр Оешмасы төрле ­дәү­ләт­ләрнең халык санын алу мәгълүматлары нигезендә Җир шары халкы­ның гомум санын исәпләячәк.2021 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, Кырмыскалы районында 122 авылда 48 446 кеше яши. Халык исәбен алу буенча 16 участок теркәлгән. Бөтенрусия күләмендә үткәреләчәк кам­паниягә 97 исәп алучы һәм 16 контролер җәлеп ителгән. Әйткәндәй, ел саен 11 июльдә Бөтендөнья халык көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы сайланмаган – 1987 елның шушы көнендә Җирдә бишенче миллиард кеше туган. БМО фаразы буенча, 2050 елга кешеләр саны 9,7 миллиардка җитәчәк. БМО коронавирус пандемиясе чорында халык исәбен алуны дистанцион форматта үткәрергә һәм онлайн-язышуны хупларга, ягъни Интернетта электрон анкеталарны мөс­тәкыйль тутырырга киңәш итте. Хәзер бөтендөнья статистиклары өчен санлы исәп алу гадәти күренешкә әве­релеп бара, дисәң дә була. Бу яңа алым АКШ, Бөек Британия һәм Кытайда кулланыла да инде. Русиядә быел октябрьдә узачак халык исәбен алу чаралары халыкара оешма тәкъдимнәренә тулысынча туры килә.

Санлы халык исәбен алуда катнашу өчен:

* стандарт яисә расланган хисап язмасы;

*Android яки iOS операцион системасы белән смартфон, планшет яки компьютер;

* Интернетка керү кирәк.

Электрон бланкларны үзеңә генә түгел, хатыныңа да, балаларыңа да, әти-әниләреңә дә тутырырга мөмкин булачак. Бу исә гаилә башлыгының исәп алучы белән турыдан-туры аралашуы һәм шуның нәтиҗәсендә бланк­ларны тутыру белән бер. Русиядә соңгы тапкыр халык исәбен алу 2010 елда узган иде.

Соңгы елларда безнең ил байтак үзгәрешләр кичерде. Бөтенрусия халык исәбен алу безгә илебездә яшәүче халык саны, аның милли составы, миграция, белем дәрәҗәсе һәм башкалар турында төгәл мәгъ­лүмат бирәчәк. Әлеге мәгъ­лүматлар нигезендә яшәеш­нең һәр юнәлеше буенча тәгаен дәүләт сәясәте кабул итү өчен алшартлар туачак, социаль ярдәм программалары, ташламаларның төрләре һәм күләмнәре билгеләнәчәк.

Бөтенрусия халык исәбен алуның 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр санлы технологияләр кулланып оештырылуы финанс чыгымнарын янга калдырырга гына түгел, шулай ук, дөрес мәгълүмат тупларга да булышлык итәчәк. Алдагы исәпкә алуның төп яңалыгы – Русиядә яшәүчеләр тарафыннан “Дәүләт хезмәт­ләре” порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак йортларны карап йөргәндә исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук, исәпкә алу участокларында, шул исәптән “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп­функцияле үзәк биналарында да мәгълүмат тутыру, исәпкә алыну мөмкин булачак.

Эльвера ШАКИРОВА, халык исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкил.

Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: