+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июль 2021, 11:18

"Әнигә әйт - минем белән бар да әйбәт"

Мишкә авылында 16 яшьлек кыз югалган.

"Әнигә әйт - минем белән бар да әйбәт"
"Әнигә әйт - минем белән бар да әйбәт"

Мишкә авылында 16 яшьлек кыз югалган.

Мишкә авылыннан 16 яшьлек Ангелина Айдимированың әти-әнисе Башкортстан халкыннан югалган кызын эзләүдә ярдәм итүләрен сорый. Туганнары сүзләренә караганда, кыз өйдән 20 июльдә чыгып киткән, шуннан бирле аның турында берни дә билгеле түгел.

– Ул көнне, кич, без әрләштек, мин аның телефонын, банк картасы яшердем. Күпчелек үсмерләр кебек үк, телефонда утырып, өйдә ярдәм итмәү сәбәпле, кечкенә низаг булган иде, - дип сөйли Ангелинаның әнисе.

Моңа кадәр Ангелина бер тапкыр да өйдән чыгып китмәгән. Үсмернең кайда булуы ата-анасына билгесез, чөнки дуслары һәм танышлары арасында ул юк.

- Мин аның ВКонтакте сәхифәсен тикшерәм, тик ул киткән көннән бирле анда бернинди мәгълүмат та юк. Бары тик конфликт көнендә генә, ул туганнан туганына: «Әниемә тапшыр, минем белән барысы да яхшы», - дип яза. Аның дус егете бар иде, әмма ул аңа да бармаган.

Аделина джинс чалбар, ак кроссовкалар, кара футболка кигән, алсу төстәге рюкзак элгән.

Аделина аксыл чәчле, зәңгәр күзле, уртача гәүдәле кыз.

Аның кайдалыгын белсәгез, 8 987 242 01 42 санлы телефонга шалтыратуыгыз сорала.

Фото: UFA.KP.RU

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: