+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июль 2021, 17:23

Уфа иң матур шәһәрләрдән булсын!

Башкала үзәге күркәмләнә. Бу хакта фикерләре белән республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша.

Уфа иң матур шәһәрләрдән булсын!
Уфа иң матур шәһәрләрдән булсын!

Башкала үзәге күркәмләнә. Бу хакта үзенең фикерләре белән республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша.

- Без Уфаның тарихи үзәгендә тәртип урнаштырабыз, - ди ул. Бүген Совет урамын техник яктан кабул итү бара. Әле барысын да эшләп бетермәдек, әмма стиль, рух формалашты инде. Җәяүлеләр өчен тротуарлар, уңайлы урыннар, дөрес итеп бизәлгән скверлар ачылды. Без коммуникацияләрне яңарттык, яңгыр канализацияләре салдык, яктырткычлар һәм эскәмияләр урнаштырдык - менә шундый заманча ял зонасы барлыкка килде. Хәзер Совет мәйданы тирәсендә кафе, рестораннар, җәйге верандалар булдыру өстендә эшлибез. Бүген мин халык белән очраштым, алар реконструкция эшләре һәм юкәләрне саклап калу өчен рәхмәт белдерде. Башта иске агачларны кисәргә һәм аларны яңаларына алыштырырга тиешләр иде. Халык моңа катгый каршы булды, без аларны ишеттек һәм карт юкәләрне алып, калганнарын саклап калдык. Уфаның бу өлешендә, шул исәптән Совет мәйданында да, төзекләндерү буенча барлык эшләр комплексын тәмамлаганда, безнең яраткан ял урыны барлыкка килер, дип ышанам. Барыгызга да яхшылык телим!

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: