+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июль 2021, 16:20

Дельтаплан килеп төшкән

Кызганычка каршы, бу хәл фаҗига белән тәмамланган.

Дельтаплан килеп төшкән
Дельтаплан килеп төшкән

Учалы районында бүген иртән Кумас тавында Иске Байрамгол авылыннан 5 чакрым ераклыкта моторсыз дельтаплан җиргә килеп төшкән. Әлеге фаҗигадә Екатеринбургның 50 яшьлек кешесе зыян күргән.

Фаҗигадән соң бер сәгать узгач дельтапланеристның үлеме билгеләнгән. "Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек хакимияте, ашыгыч медицина ярдәме, Учалы районының РОВД вәкилләре бар", - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Бу факт буенча Башкортстанда тикшерү үткәрелә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: