+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2021, 10:58

Машина астында - унсигез яшьлек кыз...

Җиләк кебек чагында гомере өзелгән кызның үлемендә кем гаепле?

госкомитет по ЧС
Фото:госкомитет по ЧС

Җиләк кебек чагында гомере өзелгән кызның үлемендә кем гаепле?

Узган төндә Уфа районында үлемечле юл һәлакәте булган. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, анда 18 яшьлек кыз һәлак булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, Сергеевка авылында «Хендай Солярис» автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм кюветка төшеп киткән. Кыз һәлакәт урынында җан биргән, тагын дүрт пассажир имгәнгән."Яшүсмерләр белән юл-транспорт һәлакәтләре ешрак була башлады. Кайбер ата-аналар балаларына машина ачкычларын үзләре бирә, тик статистика күрсәткәнчә, еш кына яшьләр автомобильләрне әти-әниләреннән рөхсәтсез ала.

Машина белән авыл буйлап йөрергә чыгып китәләр. Шуның нәтиҗәсендә байтак һәлакәтләр килеп чыга", - дип билгеләп үттеләр дәүләт комитетында.Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре ачыклана.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: