+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2021, 13:50

Мелиораторлар вакциналану яклы

Бу хакта Башкортстанның "Җирләрне мелиорацияләү буенча идарә"се директоры Артур Заманов хәбәр итә.

umz.bashkortostan.ru  Мелиораторлар вакциналану яклы
Мелиораторлар вакциналану яклыФото:umz.bashkortostan.ru

Бу хакта Башкортстанның "Җирләрне мелиорацияләү буенча идарә"се директоры Артур Заманов хәбәр итә.

- Барыбыз да беләбез: яңа коронавирус аеруча куркыныч йогышлы авырулар исемлегенә кертелгән, шуңа бәйле рәвештә ирекле рәвештә киңкүләм вакциналау үткәрелә, - диде безнең хәбәрчегә Артур Марс улы. - Безнең учреждениедә бу өлкәдә максатлы эш алып барыла, чөнки оешманың эшкә сәләтлелегенә коллектив иммунитет кына ярдәм итәчәк.Учреждениедә барлыгы 68 хезмәткәр прививка ясатырга тиеш. Алар республиканың 20 муниципаль районы территориясендә эшли.

Бүгенге көнгә 1нче компонентны 50 хезмәткәр ясаткан, бу барлык хезмәткәрләрнең 74 процентын тәшкил итә, ә 2нче компонентны – 29 хезмәткәр (43 процент). Нигездә, алар "Спутник" вакцинасын сайлаган.Эксплуатация участоклары буенча бүлекчә начальниклары республиканың барлык районнарында ачылган вакциналау пунктларына оештырылган рәвештә барган. Мәгълүматларга караганда, вакциналанган хезмәткәрләр үзләрен яхшы хис итә.

Учреждениедә коронавирус инфекциясенә каршы профилактика буенча барлык таләпләр үтәлә:- битлек кию буенча мәҗбүри таләп куелган;- хезмәткәрләр дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән;- эш көне башланганчы хезмәткәрләрнең тән температурасы үлчәнә;- кабинетлар даими җилләтелә, антисептиклар белән зарарсызландырыла;- хезмәткәрләр арасында вакциналау кирәклеге турында әңгәмәләр алып барыла.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: