+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июль 2021, 19:35

Су - яшәү чыганагы да, хөрмәт билгесе дә!

Уфа волонтерлары госпиталь табибларына эчәр су китерә.

Су - яшәү чыганагы да, хөрмәт билгесе дә!
Су - яшәү чыганагы да, хөрмәт билгесе дә!
Уфа волонтерлары госпиталь табибларына эчәр су китерә.

Уфада Бердәм волонтерлык штабы волонтерлары Гүзәл Нуретдинова һәм Әлфит Нигъмәтҗанов 5нче шәһәр клиник дәваханәсенең медицина персоналы өчен эчәр су алып килде.

Гүзәл Нуретдинованың иреклеләр сафларындагы эшчәнлеге колл-үзәк операторы сыйфатында ситуацион үзәктә пандемиянең беренче көннәреннән башланды. Ул көненә халыктан төрле сораулар буенча йөздән артык шалтырату кабул итте. Бераздан активист кыз автоволонтер булып китте.

«Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү теләге һәрвакыт булды. Пандемиядә барысына да авыр булды, мин үзем эшкуар, һәм бизнеста авыр хәлдә калдым. Мөгаен, нәкъ менә шул мизгел башкаларга ярдәм итәргә этәргәндер. Табибларның авыр хезмәтенә сокланып һәм ихтирам итеп, без аларга су алып килдек", - дип уртаклашты Гүзәл Нуретдинова.

"Волонтерлык - барыннан да элек, күңел халәте һәм, әлбәттә, җәмгыять алдында җаваплылык. Кемнеңдер шундый уе булса, килегез, Бердәм волонтерлык штабында эшчәнлек өчен барлык шартлар да тудырылган", - диде Әлфит Нигъмәтҗанов.

Колл-үзәк җитәкчесе Римма Үтәшева әйткәнчә, коронавирус белән хәл янә көчәя бара, вирус әле беркая да китмәгән. Күп кенә медицина оешмалары, шул исәптән 5нче дәваханәдә дә авырулар санының артуы сәбәпле, июль башыннан персонал көчәйтелгән режимда эшли.

"Шундый битараф булмаган кешеләргә - волонтерларга күрсәтелгән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Безнең табиблар, чыннан да, авыр шартларда эшли, бик эссе, су, әлбәттә, беренче ихтыяҗ», – дип ассызыклады 5нче клиник дәваханәнең баш шәфкать туташы Вәлидә Борһанова.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: