+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июль 2021, 15:23

Башкортстан - илдә мактаулы 82нче урында!

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Роспотребнадзорның республика идарәсенең елның беренче яртысындагы эш нәтиҗәләренә һәм төбәк территориясендә санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү бурычларына багышланган коллегия утырышы булды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады.

Башкортстан - илдә мактаулы 82нче урында!
Башкортстан - илдә мактаулы 82нче урында!

Бүген Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Роспотребнадзорның республика идарәсенең елның беренче яртысындагы эш нәтиҗәләренә һәм төбәк территориясендә санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү бурычларына багышланган коллегия утырышы булды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады.

- Кешеләрнең тормыш сыйфаты, аларның сәламәтлеге һәм иминлеге нәкъ менә сездән тора, - диде төбәк җитәкчесе, тармак хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Шул ук вакытта без сатып алган продуктлар һәм товарларга, яшәгән йортларны карап тотуга карата сораулар күп булуын аңлыйбыз.

Шуны әйтәсем килә, сез үз вазыйфаларыгызны намус белән башкарасыз, гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив рәвештә җавап бирәсез, аларның хокукларын яклыйсыз, тормыш өчен мөһим өлкәләрдә иминлекне тәэмин итәсез. Хөрмәтле коллегалар, сезгә югары профессиональлек, принципиальлек, эшкә намуслы карашыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Идарә хәл итә торган бурычларның масштабын һәм җаваплылыгын без коронавируслы пандемия чорында аеруча аңладык. Санитар-эпидемиологик хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләренең безнең барыбыз өчен дә ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрдек.

Роспотребнадзор һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының көйле эше нәтиҗәсендә без коронавирус белән авыручылар санының кискен артуын булдырмауга, йөзләгән мең кешенең сәламәтлеген һәм тормышын саклап калуга, халык өчен мөмкин булган инфекциянең лаборатор диагностикасын җайга салуга ирештек.

Июль ахырына COVID-19 белән авырулар саны буенча Башкортстан - илдә 82нче урында. Һәм мин сезгә тагын бер кат республика халкы исеменнән рәхмәт әйтәсем килә!

Мария Скотарева җитәкчелегендәге гигиена һәм эпидемиология үзәге командасының, шулай ук бактериологик тикшеренүләр лабораториясе мөдире Лилия Кәлимуллина, эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Тамара Олейникның хезмәтен аерым билгеләп үтәм.

Киеренке эш нәтиҗәсендә без эпидемиологик вәзгыятьнең уңай сценариена ирешә алдык. Хәтта дистәләгән илдән килгән кунаклар күп булган Бөтендөнья фольклориадасы кебек масштаблы чараны уздыру шартларында бирешмәдек. Август аенда спорт көрәше буенча дөнья беренчелеген, «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты финалын да шулай ук уңышлы уздырырбыз һәм авыру таралуга юл куймасбыз дип өметләнәм.

Хәзер безнең өчен төп бурыч - халыкны күпләп вакциналау. Шулай гына без кешеләрне коткарып кала, нормаль тормышка тулысынча әйләнеп кайта алабыз. Әлбәттә, комплекста калган барлык таләпләрне һәм чикләүләрне катгый үтәү зарур.

Икътисадка килгәндә, без уңайлы инвестицион мохит формалаштыруга аерым игътибар бирәбез. 2020 ел нәтиҗәләре буенча инвестицион җәлеп итүчәнлекнең илкүләм рейтингында без илдә бишенче булдык. Уңайлы бизнес-мохитнең төп күрсәткечләренең берсе - контроль чараларның интенсивлыгы. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең бу планда дөрес сәясәт алып баруы бик мөһим.

Башкортстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе - бик куәтле, бердәм профессионаллар командасы. Безнең хезмәттәшлек ныгыр гына дип ышанам. Республика иминлеге өчен яхшырак һәм энергиялерәк эшләячәкбез.

Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим!


Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: