-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июль 2021, 11:45

“Иң мөһиме - пассажирлар уңайлылыгы һәм иминлеге”

Республика икътисады әкренләп кризиска кадәр позицияләргә чыга. Ә кайбер юнәлешләр буенча - алардан өстен дә инде. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

“Иң мөһиме - пассажирлар уңайлылыгы һәм иминлеге”
“Иң мөһиме - пассажирлар уңайлылыгы һәм иминлеге”

“Шушы көннәрдә "Уфа" халыкара аэропорты Идел буе федераль округының һава аланнары арасында беренче булып ике миллионлы пассажирны кабул итте. Без бу дәрәҗәгә 2019 елдагыга караганда бер атна элек барып җиттек.

Безнең аэропортның көтү залында пассажирларның бетон диварны күрүе миңа һәрвакыт ошамый иде. Хәзер, эчке һава линияләренең яңа корпусын төзеп бетергәч, барысы да үзгәрде. Терминалның гомум мәйданы ике тапкырдан күбрәккә - 29 мең квадрат метрга кадәр, ә үткәрү мөмкинлеге сәгатенә 600дән 1 200 кешегә кадәр артты. Бинада заманча пассажир-телетраплар, багаж эшкәртүнең уңайлы комплекслары, мәгълүмат системалары бар.

Бездә Русия эчендәге рейслар күбәйде, Евразия икътисади берлеге илләренә яңа юнәлешләр ачтык.

План буенча 2022-23 елларда бердәм архитектур концепциягә һәм вокзал яны мәйданының үзәк секторын яңартуга өч терминалны берләштерәбез. Асылда, Уфа аэропорты Русиядә иң заманча һәм уңайлыларның берсенә әверелә, без хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча халыкара дәрәҗәгә чыгабыз. Иң мөһиме - пассажирлар уңайлыгы һәм иминлеге”, - дип яза Радий Хәбиров “Вконтакте”да.

Фото: “Вконтакте”.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: