-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июль 2021, 21:50

Радий Хәбиров күчмә "Сәнәгать сәгате” үткәрде

Башкортстан Башлыгы мондый киңәшмәләрнең предприятиеләр өчен бик мөһим булуын ассызыклады.

Радий Хәбиров күчмә "Сәнәгать сәгате” үткәрде
Радий Хәбиров күчмә "Сәнәгать сәгате” үткәрде
Бүген, 28 июльдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәнәгать сәгате" форматында күчмә тематик киңәшмә үткәрде. Ул "Промтехстрой" компаниясе мәйданчыгында узды.
Киңәшмә башланыр алдыннан Радий Хәбиров “Промтехстрой” проектларының берсе – “Астра” универсаль спорт комплексы белән танышты. Элек биредә компаниянең төп производствосы – тимер-бетон эшләнмәләр заводы урнашкан иде, ул берничә ел элек башкаланың төньяк өлешендә яңа мәйданчыкка күчерелде. Бушаган завод корпусларында фитнес-клуб, батут паркы, гимнастика мәктәпләре, бокс залы, скалодром һәм башка спорт оешмалары эшли.
Башкортстан Башлыгы спорт мәйданчыкларын карады, тренерлар һәм яшь спортчылар белән аралашты.
— Проект бик лаеклы. Мин биредә күп балалар шөгыльләнүенә сокланам, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Бу - дәүләт спорт комплексларына һәм секцияләренә яхшы альтернатива.

“Сәнәгать сәгате” утырышында “Астра – спорт территориясе” кластерының үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. “Астра” җәмгыяте генеральный директоры Венер Гыймазетдинов сүзләренә караганда, хәзер мәйданчыкта мини-футбол өчен УЕФА стандартлары буенча футбол манежы төзелә һәм ябык хоккей аренасын проектлыйлар.
– Без республиканың спорт берләшмәләре белән сөйләшүләр уздырдык, күп кенә оешмалар безнең бозда тренировкалар һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә әзер, – дип өстәде Венер Гыймазетдинов.

“Сәнәгать сәгате”ндә “Салаватнефтемаш” җәмгыяте идарәче оешмасы директоры Алексей Горшков соңгы берничә елда компания продукциясенә — нефть-газ эшкәртү, нефть чыгару, нефть химиясе предприятиеләре өчен җиһазларга ихтыяҗ кими, дип сөйләде. Тармактан килә торган заказлар күләме кимегән. Бу шартларда завод коллективны 250 кешегә кыскарткан. Предприятие җитәкчелеге яңа базарлар эзли, аерым алганда, энергетиклар белән хезмәттәшлекне җайга сала һәм Русия атом сәнәгате өчен җиһазлар әзерләү мәсьәләсен карый.

Салават шәһәре хакимияте башлыгы Игорь Миронов аңлатып узганча, эштән китүчеләрнең күбесе шәһәрнең башка предприятиеләренә эшкә урнаштырылган, калганнары мәшгульлек хезмәтендә исәптә тора. Радий Хәбиров “Салаватнефтемаш” җәмгыяте мәсьәләсен “Газпром” һәм “Башнефть” белән уртак эш төркемнәренең утырышлар тәртибенә кертергә кушты.

Сибай “Ремонт-механика заводы” җәмгыяте өчен дә заказлар күләмен киметү мәсьәләсе актуаль булып тора. Бу мәсьәләне төбәк Башлыгы кушуы буенча якын арада утырышта караячаклар.

Киңәшмә ахырында Башкортстан Башлыгы алга таба да “Сәнәгать сәгатьләрен” даими рәвештә үткәрергә кушты, чөнки алар предприятиеләр өчен мөһим һәм җитештерүләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: