-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июль 2021, 17:56

Таш эшкәртү индустриаль паркы төзеләчәк

Бу республиканың көньягын үстерүгә дә булышлык итәчәк.

Таш эшкәртү индустриаль паркы төзеләчәк
Таш эшкәртү индустриаль паркы төзеләчәк

Әбҗәлил районы территориясендә таш эшкәртү буенча индустриаль парк булдырырга ниятлиләр. Бу хакта республика Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

- Әлеге проектны үсеш ноктасы, резидентларны җәлеп итү урыны буларак карарга кирәк. Индустриаль парк Әбҗәлил районының үсеш учагы булырга тиеш, ә бәлки Башкортстанның көньягын үстерүче дә булыр. Шулай ук безнең алда завод тормышын җанландыру һәм предприятие продукциясен сату вариантларын уйлау бурычы тора. Хәзер бездә эш төркеме булдырылды, аңа ведомстволар һәм хакимиятләр җитәкчеләре керде. Бер ай вакыт эчендә индустриаль паркны төзүнең графигын раслар өчен, - диде Андрей Назаров.

Индустриаль паркны төзү һәм үстерү өчен Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәнәгать паркларын аккредитацияләү узу өчен кайбер таләпләрне үтәргә - идарәче компанияне билгеләргә, парк территориясе өчен кимендә 8 гектар җир бүлеп бирергә һәм кулланучыларны газ, җылылык, су белән тәэмин итү һәм су тәэминаты челтәрләренә тоташтыруны оештырырга кирәк.

Аккредитацияләгәннән соң, индустриаль парк республика һәм федераль ярдәм чараларына исәп тотарга мөмкин. Моннан тыш, хәзерге вакытта мәрмәр һәм граниттан таш эшкәртү производствосын оештыру проекты эшләнә. Аны гамәлгә ашыру өчен Рыскужа һәм Кадыш ятмаларын куллану планлаштырыла.

Хәзер Әбҗәлил районында мәрмәр заводында 28 кеше эшли. Мәрмәр блоклар чыгару арту белән хезмәткәрләрнең саны 35 кешегә кадәр артачак. Хәзерге вакытта мәрмәр блокларны эшкәртү өчен кирәкле җиһазлар сатып алу мәсьәләсе карала.

- Проект 230 миллион сум күләмендә инвестиция чыгымнарын күздә тота, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләре һәм җиһазлар сатып алу. Финанслау чыганаклары - үз һәм заем акчалары. Республиканың инвестиция законнары нигезендә, инвесторга милеккә салым түләүдән азат итү, табышка салым ставкасын киметү, оешмалар табышына инвестицион салым тотып калу, сату үткәрмичә җир участокларын арендага бирү рәвешендә ярдәм чаралары күрсәтелергә мөмкин, - дип өстәде республика Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: