Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, Башкортстанда һөнәри керемгә салым түләүчеләр саны 54 меңнән артып киткән. Ел башыннан үсеш 22 меңнән артык яки 68 процент тәшкил иткән. Алты ай эчендә НПД түләүчеләре республика бюджетын 194 миллион сумга тулыландырды.
- НПД түләүчеләре кредит, лизинг, ташламалы шартларда поручительлек рәвешендә финанс ярдәменә исәп тота ала. "Минем бизнес" үзәгендә мәгълүмати-консультация һәм мәгариф хезмәтләре алырга мөмкин. Электрон маркетплейсларда продукция, товарлар, эшләр урнаштыру сервисларына ташламалы керү мөмкинлеге бирелә. Әгәр дә бина кирәк булса, үзмәшгульләргә аны МСП субъектлары өчен дәүләт һәм муниципаль милек исемлегенә кертелгән объектлар арасыннан сайлап алырга ярдәм итәчәкләр, - дип билгеләп үтте республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.
Мәсәлән, үзмәшгульләр кредит максатларына бәйле рәвештә 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр күләмдә микрозайм алырга мөмкин. Әйтик, Уфа паркында микрофинанслау нәтиҗәсендә быел җәй балалар һәм спорт инвентаре прокат пункты барлыкка килде, ә Кырмыскалы районында туристик глэмпинг төзелде.
Моннан тыш, республика Хөкүмәте төбәк Гарантия фонды эшчәнлеген үстерүгә субсидияләр бирү тәртибенә кертелә торган үзгәрешләрне раслады. Яңа тәртипнең төп үзенчәлеге шунда, хәзер Фондтан дәүләт ярдәмен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары гына түгел, ә үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр дә алачак.
Үзмәшгульләр өчен дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат Русия Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән белешмәлектә бар. Анда «Налог на профессиональный доход» салым режимын куллану үзенчәлекләре, гамәлдәге инструментлар һәм аларны алу шартлары турында мәгълүмат урнаштырылган. Мәгълүматны түбәндәге ссылка буенча кереп карарга мөмкин: [url=https://biznestur.bashkortostan.ru/upload/uf/094/m6y8b5ainw5u5mnk3487uhghyfeeny/Pamyatka-Samozanyatym.pdf]https://biznestur.bashkortostan.ru/upload/uf/094/m6y8b5ainw5u5mnk3487uhghyfeeny/Pamyatka-Samozanyatym.pdf[/url] .
Фото: 9111.ru