+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2021, 16:44

Башкортстан үзәге иң-иңнәр исемлегендә

Республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге илдә өченче урынны били.

Башкортстан үзәге иң-иңнәр исемлегендә
Башкортстан үзәге иң-иңнәр исемлегендә

Экспортка ярдәм итү инфраструктурасының Бөтенрусия конференциясе кысаларында узган ел нәтиҗәләре буенча үзәкләрнең (ЦПЭ) иң яхшы җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

- Башкортстан Экспортка ярдәм үзәге эшкуарлар белән тыгыз элемтәдә тора, барлык сорауларны индивидуаль тәртиптә эшкәртә һәм аларга халыкара базарларга чыгарга ярдәм итә. Рейтингта өченче урын - безнең эшебезгә югары бәя, һәм без актив рәвештә гамәлгә кертә һәм үстерә торган ярдәм, хезмәт күрсәтү чараларының безнең эшкуарларга кирәк булу күрсәткече, - дип билгеләде республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

ЦПЭ җитәкчеләре «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешүгә өлеш керткән өчен Русия Федерациясе икътисади үсеш министры исеменнән Рәхмәт хатлары алды. Җиңүчеләрне финанс булмаган продуктларны һәм чит ил челтәрен үстерү буенча идарәче директор Ксения Таһирова, «РЭЦ» җәмгыятенең төбәк проекты буенча директоры Наталья Минаева һәм Белгород өлкәсе Губернаторы урынбасары вазыйфасын башкаручы Дмитрий Гладский котладылар. Йомгаклар Русия экспорт үзәге әзерләгән рейтинг нигезендә ясалды.

Фото: rb7.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: