+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2021, 11:30

"Башспирт"та вакциналау градусы да югары

Коронавирустан вакциналау – үзеңне һәм якыннарыңны саклап калуның иң ышанычлы ысулы, чөнки үз сәламәтлегеңне саклау пандемия вакытында тагын да әһәмиятлерәк була бара, дип саныйлар «Башспирт» җәмгыятендә.

"Башспирт"та вакциналау градусы да югары
"Башспирт"та вакциналау градусы да югары
Компания җитәкчелеге хезмәт коллективына COVID-19 прививкасының мөһимлеге турында даими рәвештә искә төшереп тора һәм һәркемне үз-үзен, тирә-юньдәгеләрне кайгыртырга чакыра.

«Башспирт» җәмгыяте бүгенге Уфа предприятиеләре хезмәткәрләрен вакциналау статистикасы буенча алдынгы урыннарда — компаниядә хезмәткәрләрнең 69,4 проценты прививка ясаткан. Бу – 1289 кеше. Уфа шәһәре буенча иң югары күрсәткечне Нижегородкадагы филиал күрсәтте, анда хезмәткәрләрнең 82,4 проценты прививка ясаткан.
"Башспирт" вакциналауның ни өчен мөһим булуын әйтеп кенә калмый, шәхси үрнәктә дә күрсәтә. Компаниянең генеральный директоры үрнәгенә барлык линия җитәкчеләре дә бердәм булып ияргән.

"Коллективыбыз яшь, амбициоз, ачык, максатчан, идеологияне һәм җитәкче позициясен хуплый. Коллектив иммунитет алу – безнең өстенлекле бурыч. Үзебезнең, туганнарыбызның, хезмәттәшләребезнең иминлеге безнең өчен бик мөһим, – дип билгеләп үттеләр "Башспирт" җәмгыятенең матбугат хезмәтендә. - Быел предприятиедә теләге булган барлык хезмәткәрләр өчен коронавируска антитәнчекләр булуга тест тапшыру оештырылды. Хезмәттәшләргә уңайлы булсын өчен төркемләп, чиратсыз вакцина ясатылды. Бу эш бүген дә дәвам итә".

Шулай ук компаниядә социаль җаваплылык күрсәтергә, дөрес карар кабул итәргә өндәүче видеороликлар сериясен әзерләгәннәр. Роликларда хезмәткәрләр үзләре дә катнашкан.

Быел “Башспирт“ Башкортстанда алкоголь җитештерә башлауның 225 еллыгына әзерләнә. 21-22 октябрьдә Уфада «Югары градус» дигән Халыкара алкоголь форумын үткәрү һәм Булгаково бистәсендә яңа, заманча завод ачу планлаштырыла. Бу бурычларны ышанычлы коллектив иммунитет булганда гына хәл итеп булачак.

Фото: "БСТ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: