+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2021, 12:08

Чын егетләр күкне яулау турында хыялана!

Бүген Уфада II Бөтенрусия Гомум билгеләнештәге авиация конгрессы ачылды.

Чын егетләр күкне яулау турында хыялана!
Чын егетләр күкне яулау турында хыялана!

Беренче слет Мәскәүдә берничә ел элек үткән. Чарага республикада һәм башка төбәкләрдә эшчәнлеге авиация белән бәйле вәкилләр чыгыш ясады.

Кече авиациянең "Первушино" аэродром комплексы хуҗасы һәм "Кече авиациянең Уфа укыту-методик үзәге" генеральный директоры, оештыручы һәм үзенең эре авиация күргәзмәләре һәм проектлары, республика һәм Бөтенрусия авиация чаралары җитәкчесе Сергей Миңнегулов чарада катнашучыларны ихлас сәламләде һәм әлеге чараның авиацияне арытаба да үстерүдә зур этәргеч булуына ышанычын белдерде.

- Сергей Георгиевич кебек авиация өчен янып яшәүче җитәкчеләр булганда аның үсешендә шик юк. Ул бу юнәлешкә яңа кешеләр җәлеп итүче дә, ветераннар белән бәйләнешне саклаучы да. Кечкенә вакытта һәр малай киләчәктә космонавт, очучы булу турында хыяллана. Кызганычка каршы, бу хыялларны бик сирәк кешеләр генә гамәлгә ашыра ала. Әлбәттә, күк һәрвакыт ымсындыра. Мин шушы һөнәрне сайлаган кешеләргә һәрвакыт сокланам. Башкортстан авиация үсеше буенча илдә лидерлар исәбендә. Бездәге УМПО заводы гына да аның үсешенә никадәр өлеш кертә. Ул иң яхшы заводларның берсе булып кала, - диде Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин.

Александр Геннадьевич республика Башлыгы Радий Хәбировның да сәламләү хатын укып ишеттерде. Төбәк җитәкчесе хатында "Первушино" аэродром комплексының озак еллар инде нәтиҗәле эшләвен һәм аның арытаба да үсешенә ышанычын белдергән.

"10 елга якын инде "Первушино" аэродром комплексы авиаспорт бәйрәмнәре үткәрә. Чарада катнашучылар да, аны караучылар саны да елдан-ел арта. Тәҗрибә белән алышыну һәм мавыктыргыч очу программасы авиациянең арытаба үсешенә дә хәзмәт итәчәгенә ышанам. Ә бу спорт төренең популярлыгы яшьләрдә патриотизм хисен тәрбияләүгә булышлык итәчәк, - дигән ул.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: