“Башгидрометүзәк” синоптиклары республикада һава шартларының начараюын фаразлый. Автомобиль юлларында бүген, 29 июльдә, төнлә һәм иртән республика буенча томан көтелә. Күрү мөмкинлеге урыны белән 500-1000 метр чамасы булачак. Шул сәбәпле, юлларда сак булуыгыз сорала.
Бүген көндез һава температурасы 23-28 градус булачак.
Иртәгә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгыр, төнлә көньяк-көнчыгышта явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, аерым районнарда көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә - 12-17, көндез 21-26 градус, көньякта 30 градуска кадәр эссе булачак.
31 июльдә урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Һава температурасы төнлә 12-17, көндез 26-31 градус тәшкил итәчәк. Җил көнбатыштан, талгын. Һава температурасы төнлә - 7-12, төньяк һәм таулы районнарда +2,+7 градуска кадәр төшүе көтелә, көндез 26-31 гаруска кадәр кыздырачак.
Фото: stihi.ru