+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2021, 12:50

Радий Хәбиров: “Төзүчеләр ассоциациясе - фикердәшләр командасы”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте әгъзалары белән берлектә республика Төзүчеләр ассоциациясенең III күчмә утырышы эшендә катнашты. Ул Уфа үзәгендә төзелүче "Империал" торак комплексы мәйданчыгында узды.

Радий Хәбиров: “Төзүчеләр ассоциациясе - фикердәшләр командасы”
Радий Хәбиров: “Төзүчеләр ассоциациясе - фикердәшләр командасы”

"Өченче Трест" компанияләр төркемен үстерү буенча директор Вячеслав Якин Аксаков, Пушкин, Гоголь һәм Зәки Вәлиди урамнары кисешкән урындагы кварталны комплекслы үстерү проекты турында сөйләде.

Радий Хәбиров Башкортстан Төзүчеләр ассоциациясенең пленар утырышында чыгыш ясады. Иҗтимагый оешма шушы ел башында төзелгән, июль ахырына ул 26 төзелеш компаниясен берләштерә, алар өлешенә төбәктә торак төзелеше базарының 75 проценты туры килә.

- Власть органнарының бурычы - республиканың эре төзүчеләре белән ачык диалогны дәвам итү һәм ныгыту. Ярты ел элек сезнең белән бу конструктив аралашуны башладык. Һәм бүген төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан мин Ассоциациягә кергән компанияләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм. Без бер-беребезне тыңларга һәм ишетергә өйрәндек. Ә бу уртак эшебез өчен бик мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Төп бурыч - төзү. 2030 елга республика елына 4 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырырга тиеш.

Радий Хәбиров республиканың Төзелеш, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыкларына проект-төзелеш эшләренең барлык этапларын анализларга һәм килештерү процедурасын гадиләштерү өчен оптималь вариант табарга, ә дәүләт балансына инженерлык коммуникацияләрен тапшыру мәсьәләләрен Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы дәрәҗәсендә оператив хәл итәргә кушты.

Төзүчеләр ассоциациясенең күчмә утырышы ахырында Радий Хәбиров төзелеш тармагы алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: