+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2021, 20:04

Сулар һаваң да пычрак булсын инде...

Башкортстанда сәнәгать шәһәрләренең атмосфера һавасына антропоген йөкләнешне киметү буенча "юл картасы" булдырылачак.

Сулар һаваң да пычрак булсын инде...
Сулар һаваң да пычрак булсын инде...

Уфада һава сыйфаты буенча "түгәрәк өстәл" узды. Башкалада яшәүчеләрнең һавадагы начар исләргә карата күпсанлы шикаятьләре фикер алышу өчен сәбәп булды.

Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргиев экологик хәл һәм атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, соңгы айда гына да аларның ведомствосына гражданнардан төрле шикаятьләр белән 900дән артык мөрәҗәгать килгән, алар нигезләнгән.

"Анализлар күрсәткәнчә, атмосфера һавасына пычраткыч матдәләрне эре предприятиеләр, чистарту корылмалары һәм шәһәрнең канализацияләре чыгара. Шәһәрне пычратуга, шулай ук, Черкассы бистәсендәге каты көнкүреш калдыклары полигонында соңгы ике янгын да зур өлеш кертте", - дип хәбәр итте министр урынбасары.

"Гадәттә, Уфа халкыннан бу мәсәләгә карата көненә уртача 20-25 мөрәҗәгать килә, ә хәзер кайбер көннәрдә 100дән артык мөрәҗәгать теркәлә. Безне бу хәл бик борчый. Урыннарга чыгучы контроль лаборатория төрле пычраткыч матдәләр буенча рөхсәт ителгән нормаларның артуын терки. Хәзер ихтимал булган пычрану чыганагын, кайбер заводларны тикшерү бара", - дип шәрехләде Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова.

«Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының республика сәнәгать шәһәрләрендә атмосфера һавасына антропоген йөкләнешне киметү буенча "юл картасы"н эшләү башлангычын хуплады.

Шулай ук әле күптән түгел генә Благовещен шәһәрендә гамәлгә ашырылган тәҗрибәне өйрәнү һәм үзләштерү тәкъдим ителә.

«Хөкүмәт җитәкчелегенә без Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрен "Чиста һава» федераль программасына кертү буенча тәкъдим җибәрәчәкбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Әхмәдинуров.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: