-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2021, 14:19

Тукта, вирус, кыйма җаннарны!

Сак булыгыз, коронвирус инфекциясе таралуын дәвам итә!

Тукта, вирус, кыйма җаннарны!
Тукта, вирус, кыйма җаннарны!
Сак булыгыз, коронвирус инфекциясе таралуын дәвам итә!

29 июльгә республикада коронавирус йоктыручылар саны 47 мең 738гә җитте. Соңгы тәүлектә аларга янә 259 кеше өстәлде.

Үткән тәүлектә 156 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 43 900. Әле республикада коронавирустан 647 кеше - дәваханәләрендә, калганнары өйдә дәвалана.

Кызганычка каршы, республикада ковид корбаннары көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә 7 кешенең гомере коронавирустан өзелгән. Ковидтан вафат булучылар саны, шулай итеп, 755кә җитте.

Республикага 1 миллион 49 мең 988 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән - 905 502, икенче компонент белән 635 804 кеше вакциналанган.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: