Очрашуда шулай ук Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Русия Герое, генерал-полковник Владимир Шаманов һәм Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов катнашты.
Очрашуда катнашучылар балаларга һәм үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, хәрби хезмәт нигезләре һәм хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерлек, яшьләрнең сәламәтлеген кайгырту һәм физик халәтен яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән сезгә республикабызга сәфәрегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Александр Сидякин. - ДОСААФ белән хезмәттәшлек төбәк өчен мөһим әһәмияткә ия. Бу оешма бик күп кешене берләштерә, төрле өлкәләр - техника, спорт, хәрби юнәлештә халыкны һәрьяклап үстерү буенча зур бурычлар башкара. Ышанам, безнең үзара хезмәттәшлек алга таба да нәтиҗәле булыр.
- Башкортстан җитәкчелегенә ДОСААФ төбәк бүлекчәсе эшен оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу уртак эшебезнең барлык юнәлешләре буенча билгеләнгән максатларга ирешергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләде Александр Колмаков.
Очрашу барышында Александр Сидякин һәм Александр Колмаков республика Хөкүмәте белән Русия ДОСААФы арасында хезмәттәшлек турында килешгә кул куйдылар. Документ хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби хезмәткә әзерләү, төрле белгечлекләрне үзләштерү, ДОСААФ оешмасы, киңкүләм чаралар уздыру һәм эшнең башка юнәлешләре өчен укыту-матди база булдыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота.
Фото: pravitelstvorb.