+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль 2021, 17:06

Сак булыгыз, сырхаулар арта!

Республикада кронивирус корбаннары кимеми.

Сак булыгыз, сырхаулар арта!
Сак булыгыз, сырхаулар арта!
Башкортстанда, 30 июльгә булган мәгълүматларга караганда, тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 257 кеше ачыкланган.

Төбәктә COVID-19 авыруының 47 995 мең очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә җиде кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. COVID-19дан пандемия башланганнан бирле республикада 762 кеше үлгән, дип белдерделәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабта.

Тәүлек эчендә дәваханәләрдән савыгу белән 417 пациент чыкты. Бүгенгә барлыгы 44 317 кеше терелгән.

Коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 918 656 кеше алган, 655 270 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: