+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль 2021, 14:50

Уфада «Десантчылар буыннары берлеге» арт-объекты ачылды

Уфада Җиңү паркында «Десантчылар буыннары берлеге» арт-объектын ачу тантанасы узды.

Уфада «Десантчылар буыннары берлеге» арт-объекты ачылды
Уфада «Десантчылар буыннары берлеге» арт-объекты ачылды

Һәйкәл кую 2 августта билгеләнәчәк Һава-десант гаскәрләре көненә туры китерелгән.
Тантанада ВДВ ветераннары, курсантлар, кадетлар катнашты. Сәламләү сүзе белән Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин чыгыш ясады.
"ВДВ һәрвакыт алдынгы, аларга аерым сыйфатлар — батырлык, каһарманлык таләп ителә торган иң катлаулы бурычлар йөкләтелә. Зәңгәр беретлар һәрвакыт алдынгы сафлүарда - тынычлык урнаштыру яки террорчылыкка каршы операция булсынмы ул. ВДВ оештырылганнан алып барлык төп операцияләрдә дә катнаштылар. Халхин-Голда японнарны тар-мар иткәндә, совет-фин, Бөек Ватан сугышында, Көнчыгыш Европада, Әфганстанда, Абхазиядә тынычлык урнаштыру миссияләрендә шулай булган. 1994-96 елларда, 1999-2004 елларда ВДВның барлык бүлекчәләре Төньяк Кавказда контртеррорчылык операцияләрендә катнаштылар. 89 десантчы Русия Герое исеменә лаек булды, шул исәптән өч якташыбыз — генерал-майор Сергей Заһит улы Тулин, гвардия майоры Александр Доставалов (үлгәннән соң) һәм гвардия сержанты Артур Корбангалиев.
Хөрмәтле дуслар, бүген без «Десантчылар буыннары берлеге» дигән һәйкәл ачабыз. «Буыннар» сүзе күп нәрсәне аңлата. ВДВ һәрвакыт үз традицияләре, буыннар бәйләнеше белән дан тотты. ВДВ традицияләре безнең Русия җәмгыятендә генә түгел, ә илебездән читтә дә билгеле һәм хөрмәткә лаек. Бу һәйкәл - үткәннәргә хөрмәт, Һава-десант гаскәрләренең батырлыгына һәм кыюлыгына хөрмәт күрсәтү. Республика Башлыгы исеменнән сезне бу күркәм көн белән котларга, ныклык, батырлык, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләргә рөхсәт итегез», — диде Александр Сидякин.
Шулай ук җыелучыларны Русия Герое, генерал-полковник, Русия Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе Владимир Шаманов сәламләде:

«Бүген Уфада Һава-десант гаскәрләре оешуга 91 ел тулу уңаеннан федераль бәйрәмнәр башланып китә. Иртәгә Мәскәү өлкәсендә командующий катнашлыгында бәйрәм узачак. Әмма Уфадагы бәйрәм аерылып тора, чөнки без бу мемориалны ачуга озак килдек. Русия Десантчылар берлегенең Башкортстан бүлеге, Сугышчан туганлык, башка ветераннар оешмалары активистларының башлангычларына игътибарлы һәм системалы якын килүләре өчен башкарма, закон чыгару хакимияте вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Чөнки бу һәйкәл Башкортстан сугышчыларының барлык буыннарының батырлыгын һәм каһарманлыгын гәүдәләндерә. Бүген катнаша алмаган Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка рәхмәт белдерәм, һәм аның җитәкчелегендә республикага уңышлар телибез».
Һәйкәл ачылганнан соң, тантанада катнашучылар һәлак булган десантчыларны бер минут тынлык белән искә алды. Соңыннан православие һәм мөселман руханилары һәйкәлне изгеләндерде.

Аннары киләчәк буынга мөрәҗәгать белән вакыт капсуласы салынды, ул 2055 елда ачылырга тиеш. Текстны проект җитәкчесе, ВДВ подполковнигы, Батырлык ордены кавалеры Рифат Хуҗагалиев укыды:

"ВДВ - ул гаилә, ул - туганлык. Бу монументка карагыз. Ул барлык десантчыларның да бу проектта катнашуы аркасында барлыкка килде. Республика һәм шәһәр хакимияте ярдәме белән монумент постаментта горур урын алды. Бу - Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм каһарманлыгына хөрмәт символы. Төрле буын сугышчылары — кызылармеец, фронтовик, заманча десантчы һәм син, хәзерге малай, булачак Ватан сакчысы. Балачагыңны ничек сакласаң, син үз балаларыңны якларсың», - диелә киләчәк буыннарга мөрәҗәгатьтә.
Тантананы «Клин» белән «Первушино» аэродромнарыннан өч самолет очышы тәмамлады.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: