Документның яңа редакциясе нигезендә җәмәгать туклануы, театрлар, кинозаллар, мәдәният сарайлары, матурлык, массаж салоннары, солярийлар, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар һәм фитнес-клублар, шифаханә-курорт оешмаларына бару, шулай ук студентлар тулай торакларына урнашу, шәһәрара пассажирлар ташу һәм “Орлан” шәһәр яны поездында бару өчен прививка турында белешмә (сертификат) яки ПЦР-тест таләп ителми.
Вакциналану турында белешмә яисә ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе булу таләбе музейларда һәм төнге клубларда булганда, шулай ук ябык биналарда киңкүләм физкультура һәм спорт чаралары үткәргәндә саклана.
2021 елның 3 августыннан башлап, планлы госпитальләштерелү вакытында медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләргә COVID-19га каршы вакциналану турында белешмә китерергә тәкъдим ителде.
Мәдәният һәм мәгариф оешмаларында үткәрелүче чаралардан тыш, катнашучылар саны 500дән артык булган киңкүләм чаралар, Русия Баш санитария табибының 2021 елның 7 июлендәге 18 санлы карары нигезендә, Башкортстанның Баш дәүләт санитария табибы белән килешенгәннән соң үткәреләчәк.
Атап үтелгән карар шулай ук Премьер-лига клублары, Континенталь хоккей лигасы матчлары, профессиональ спорт командалары арасында Русия чемпионатларының башка матчлары, шулай ук башка рәсми ярышлар һәм спорт чаралары уздыруга да кагыла.