+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль 2021, 18:30

Владимир Шаманов: “Балаларны үзебезнең традицияләрдә тәрбияләргә кирәк”

Бүген “Торатау” Конгресс-холлында “Дәүләт иминлеге факторы буларак яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү” дигән "түгәрәк өстәл" утырышы үтте.

Владимир Шаманов: “Балаларны үзебезнең традицияләрдә тәрбияләргә кирәк”
Владимир Шаманов: “Балаларны үзебезнең традицияләрдә тәрбияләргә кирәк”

Чараны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов ачты һәм алып барды.

- Без Русиянең киләчәген патриотизм нигезендә төзергә һәм тарихыбызны яңадан язарга омтылучы барлык көчләргә каршы торырга тиеш. Безнең уртак бурычыбыз - шул омтылышларга бергәләп каршы тору, яшьләребездә Ватаныбызга сөюне тәрбияләү, безнең Бөек Җиңүне саклау, - диде Ирек Сәгыйтов.

Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисе, Русия Герое, генерал-полковник Владимир Шаманов Советлар Союзында төзелгән барлык патриотик тәрбия системасын кире кайтарырга кирәк, дип саный. Ул искә төшергәнчә, шул ук “Зарница” уены аша йөзләгән мең егет узган һәм ул барысын да берләштерүче иде.

- СССР таркалганнан соң без барлык казанышларыбызны оныттык. Безгә чит идеологияне тагарга тырыштылар һәм шуңа омтылалар. Балаларыбыз бүген Ватаныбыз тарихын начар белә, без аларны начар тәрбиялибез. Мин балаларны үз традицияләребездә тәрбияләргә кирәк дип саныйм. Илебезнең үз милли идеясе, үз милли лидерлары булырга тиеш, - диде Русия Герое.

Владимир Шаманов сүзләренә караганда, Башкортстан Һава-десант гаскәрләре барлыкка килүгә зур өлеш керткән күп кенә офицерлар - республикадан чыккан кешеләр. Дәүләт думасы депутаты Башкортстан Башлыгына патриотик тәрбиягә игътибары, Уфаның Җиңү паркында ачылган "Десантчылар буыннары бәйләнеше" һәйкәле өчен рәхмәт белдерде.

Русия ДОСААФы рәисе, генерал-полковник Александр Колмаков илнең барлык төбәкләрендә заманча укыту-матди базасы булган структур бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән таныштырды.

Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук чыгышында республикада балаларга һәм үсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү чаралары турында сөйләде. Башкортстанда 1 миллион 132 яшь кеше бар. Республикада 2011 елда Яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм хәрби әзерлек үзәге оештырылган. Башкортстанда 247 хәрби-патриотик клуб эшли. Республика мәктәпләрендә Русия Геройларын, Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып тематик сәгатьләр үткәрелә. Төбәктә “Юнармия” бөтенрусия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафында 23283 кеше тора, 759 “юнармия” отряды эшли. Башкортстанда кадетлык хәрәкәте киң таралган. 2020 елда Октябрьский шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗат үзәгендә “Генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге беренче аерым юнармия полкы” эшли башлады. Октябрьскийның 20нче мәктәбендә дүрт кадет сыйныфы оештырылган. Уфаның Р. Гарипов исемендәге Республика башкорт гимназиясендә, 44нче һәм 162нче күпрофильле полилингваль мәктәпләрендә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге сыйныфлар оештырылган. Республикада “Русия эзләү хәрәкәте” гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте киң колач алган, 52 эзләү отряды бар, аларда 5 мең кеше катнаша. 2019-20 елларда республика Идел буе федераль округында “Ватанны саклаучылар хәтерен мәңгеләштерүдә законнарны тулысынча үтәү” номинациясендә беренче урынны яулаган.

Республика хәрби комиссариатының хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Спартак Джикаев, ветераннар хәрәкәте вәкиле Радик Габидуллинның чыгышлары фәһемле булды.

Фото: Айрат Нурмөхәммәтов

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: