+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 июль 2021, 16:50

"Яктыкүл" шифаханәсен чит өлкәдә яшәүчеләр дә белә

Радий Хәбиров шифаханәнең эшчәнлеген югары бәяләде.

"Яктыкүл" шифаханәсен чит өлкәдә яшәүчеләр дә белә
"Яктыкүл" шифаханәсен чит өлкәдә яшәүчеләр дә белә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районына эш сәфәре барышында “Яктыкүл” шифаханәсендә булды.

Төбәк җитәкчесе дәвалау һәм торак корпусларын карады, учреждение җитәкчелеге белән алга таба үсеш перспективалары турында фикер алышты.

"Яктыкүл" шифаханәсе - Башкортстанның иң борынгы шифаханәләренең берсе, ул 1958 елда төбәкнең иң тирән сулы күле - Яктыкүл ярында эшли башлый. Шифаханәнең төп дәвалау ресурсы - сапропель. Ул - уникаль органик булмаган составлы төче сулыкларның ләм утырмалары. Сапропель буыннар һәм сөяк-мускул аппараты авыруларыннан шифа бирә. Шифаханә директоры Олег Писарев 2020 елның 1 июленнән коронавирус шартларында учреждениенең вахта ысулы белән эшләүче халык өчен обсерватор итеп файдаланылуын сөйләде.

2020 елның 21 июленнән шифаханә Роспотребнадзор тәкъдиме нигезендә шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтүне яңартты. Моннан тыш, республика ярдәме белән дәваханәдә территорияне өлешчә төзекләндерелде.

- "Яктыкүл” шифаханәсе коронавирусның катлаулы чорын уңышлы үтте һәм халыкны реабилитацияләүне дәвам итә, - диде Радий Хәбиров.

- Ләкин шуны да онытырга ярамый, без Урал аръягында сәламәтләндерү кластерын үстерү стратегиясен эшләргә планлаштырдык. Бу - «Яктыкүл» дә, «Каенкай» ял йорты да, башка учреждениеләр дә. Коронавирус планнарны бозды, әмма без бу эшне һичшиксез яңартачакбыз. Республиканың рекреацион потенциалын мөмкин кадәр күбрәк тормышка ашыру һәм Башкортстан халкына һәм кунакларына ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру мөһим.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: