-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 июль 2021, 19:45

Бөтенрусия авиация конгрессы тәмамланды

31 июльдә Кушнаренко районының Муса Гәрәев исемендәге Первушино аэродромында гомум кулланылыштагы авиациянең икенче Бөтенрусия конгрессын һәм "Ачык күк" авиация һәвәскәрләренең 15нче Бөтенрусия слётын ябу тантанасы булды. Чара өч көн дәвамында илнең 30 төбәгеннән 200гә якын пилотны җыйды.

Бөтенрусия авиация конгрессы тәмамланды
Бөтенрусия авиация конгрессы тәмамланды

Чарада катнашучыларны Русиянең Гомум кулланылыштагы авиация федерациясе президенты Сергей Миңнегулов сәламләде.

- Уфа өчен мондый авиация бәйрәме инде традициягә әйләнде. Шулай итеп без гражданнар авиациясенең онытылган төрен алга сөрәбез. Гомум кулланылыштагы авиация мондый бәйрәм вакыйгаларын үткәреп кенә калмый, ә ерак районнарга азык-төлек һәм дарулар китерүдә дә ярдәм күрсәтә, реклама сәфәрләре оештыра, пилотлар әзерли һәм яшьләрне профориентацияләү белән шөгыльләнә, - дип билгеләде ул.

Авиаконгрессның соңгы көне кунакларының берсе 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин булды.

"Бүген гомум кулланылыштагы авиация - бик көчле структура. Безнең илдә меңләгән кеше үтә җиңел һава судноларының шәхси пилотлары һәм пилотлары була алды. Ышанам, кече авиациянең киләчәге зур, аны үстерергә кирәк. Шунысы күркәм: мондый зур чара Кушнаренко районы мәйданчыгында уздырыла. Слет авиация дөньясына кагылу, авиация техникасының күптөрлелеген күрү һәм пилотлар белән турыдан-туры аралашу өчен уникаль мөмкинлек бирә ", - диде парламентарий.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: