+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 июль 2021, 20:05

Кышка әзерлек ничек бара?

31 июльдә республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан ихаталары” проектын гамәлгә ашыру һәм торак фондын республика шәһәрләрендә һәм районнарында көзге-кышкы ягып җылыту чорына әзерләү мәсьәләләре буенча онлайн-киңәшмә уздырды.

Кышка әзерлек ничек бара?
Кышка әзерлек ничек бара?

Төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев хәбәр иткәнчә, «Башкортстан ихаталары» ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү программасын 2021 елда гамәлгә ашыру эш ритмында уза.

- Программа кысаларында 2021 елда республиканың 21 шәһәрендә 140 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк, - дип ачыклык кертте җитәкче.

Башкортстан Башлыгы узган елда башкарылган эшләрнең сыйфатына янә игътибар итте. Нигездә, техник күзәтчелек инспекторлары асфальтның сыйфатсыз салынуын күрсәтә.

- Ремонт һәм төзекләндерү үткәрүдә сыйфат таләпләрен бозганны көтеп торырга кирәкми, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Подрядчылар эш барышында җитешсезлекләрен тиз арада бетерергә тиеш.

Киңәшмәдә шулай ук торак һәм социаль объектларның киләсе ягып җылыту сезонына әзерлеге турында да фикер алыштылар.

Гомумән алганда, республикада торак-коммуналь инфраструктура объектларының кышка әзерлеге 72 процент тәшкил итә. Уфа мэры Сергей Греков сүзләренчә, быел коммуналь хезмәтләр җылыту чорына җентекләп әзерлек алып бара. Август башына шәһәрдәге җылылык магистральләренең 84 процентына гидравлик сынау уздырылган, исәпләү приборларының 74 проценты тикшерелгән.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: