-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 август 2021, 19:45

Бер тәүлектә — сигез кеше...

COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле төбәктә 779 кеше үлгән.

Бер тәүлектә — сигез кеше...
Бер тәүлектә — сигез кеше...
Узган тәүлектә тагын сигез кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле төбәктә 779 кеше үлгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Оператив мәгълүмат буенча, соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 258 кеше ачыкланган. Барлыгы төбәктә COVID-19 авыруының 48,5 меңнән артык очрагы теркәлгән.

Бер тәүлек эчендә 187 кеше дәваханәдән савыгып чыккан. Пандемия башыннан бирле барлыгы 44,8 меңгә якын кеше савыккан.
Тулаем Русия буенча тәүлек эчендә 789 кеше үлгән. COVID-19 яңа 22,8 меңнән артык очрагы ачыкланган.

Шул ук вакытта, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, әле республика стационарларында 685 кеше дәвалана. Алар арасында 400дән артык пациент — 60 яшьтән өлкәнрәкләр. 55 кеше авыр хәлдә, шуларның дүртесе — ИВЛда.

"Төбәктә 2,2 меңнән артык кеше амбулаториядә дәвалана. Аларның 900дән артыгы 60 яшьтән өлкәнрәк пациент, — дип ассызыклыйлар ведомствода. — Башкортстанда коронавирустан вафат булган 779 кешенең 625е — 60 яшьтән өлкәнрәкләр”.

 
Фото: chv.aif.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: