+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 август 2021, 14:55

Эсселек рекордлары янә кабатлана!

Синоптиклар республикада һава температурасының кинәт күтәрелүен хәбәр итә.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, якындагы ике көндә Башкортстанда һава температурасы 35 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, дүшәмбе көнне явым-төшемсез булачак. Төнлә көнчыгыш районнарда бераз яңгыр явачак. Җил үзгәрүчән, талгын.

Һава температурасы төнлә —13-18 градус, урыны белән сигез градуска кадәр төшә. Көндез 28дән 33 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

Сишәмбе көнне шулай ук явым-төшемсез. Җил талгын, үзгәрүчән.Һава температурасы төнлә — 13-18 градус, урыны белән 8 градуска кына булачак. Көндез кинәт эсселәтә, һава температурасы 30-35 градуска кадәр күтәреләчәк.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: