+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2021, 18:42

Алтмыштан өлкәнрәк һәркемгә - аерым игътибар

«Сәламәт авыл» проекты кысаларында бүген Мәләвез районында 60 яшьтән өлкән кешеләргә шалтырату өчен колл-үзәк эшли башлады.

Алтмыштан өлкәнрәк һәркемгә - аерым игътибар
Алтмыштан өлкәнрәк һәркемгә - аерым игътибар
«Сәламәт авыл» проекты кысаларында бүген Мәләвез районында 60 яшьтән өлкән кешеләргә шалтырату өчен колл-үзәк эшли башлады.

Биредә барлыгы 20 800 пенсионер яши. Өлкән яшьтәге кешеләрне сәламәтләндерүгә 3 белгеч җәлеп ителгән, шуларның икесе - волонтерлар. Бер көн эчендә алар 170 кеше белән хәбәрләшә.

Мондый тәжрибә вакытында халыкка коронавирус йогышын кисәтү һәм саклык чаралары турында хәбәр ителә.

Бүген волонтерлар һәм халык белән эшләү буенча белгечләр 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне прививка ясатырга чакыра башлады.

Геннадий Шлычков, Мәләвез районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
- Бүген, 2 августта, бездә алтмыш яшьтән өлкәннәр өчен яңа колл-үзәк эшли башлады. Волонтерлар халыкны вакциналауның мөһимлеге турында хәбәр итә һәм прививка ясатырга чакыра.

Шунысы куанычлы, безнең белгечләр һәм волонтерларның телефон аша халыкка мәгълүмат җиткерү буенча эш тәҗрибәсе бар инде. Пандемия башыннан без 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән элемтәдә тордык һәм аларның өйдә калуларын, саклык чараларын үтәүләрен үтендек. Шулай ук безнең волонтерлар беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар китерүгә гаризалар кабул итте һәм әле дә бу эшне дәвам итә.

Бүгенге көндә Мәләвез районының 5 меңгә якын өлкән яшьтәге кешесе коронавируска прививка ясаткан. Бу юнәлештә эшне дәвам итәбез.

Фото: Администрация Мелеузовского района.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: