-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2021, 18:29

Кайбер район башлыклары җавап тотарга әзерләнсен!

Бу атнада Башкортстанның сәламәтлек саклау системасына 3 500 «КовиВак» вакцинасы, 110 мең «Спутник V» һәм 1000 доза «ЭпиВакКорона" вакцинасы кайтачак. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Вакциналауның һәр пунктына беркетелгән халыкка карап, билгеле бер доза кайтарылачак.

COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын инде 940 535 кеше ясаткан (бу - алынган вакцинаның 88,5 проценты), 688 582 кеше вакциналауны тулысынча тәмамлаган. 2 августка алынган мәгълүматларга караганда, Башкортстанга пандемия чорында коронавируска каршы 1 миллион 65 мең 338 вакцина килгән.

Максим Забелин сүзләренә караганда, койка фондының файдаланылуы 88 проценты тәшкил итә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, яңа авырулар саны кимеми. Әмма эпидемиологик хәл тотрыклы кала бирә.

«Койка фонды җитәрлек, әмма безгә тынычланырга иртәрәк. Вакциналау белән хәл мине бик борчый. Ялларны исәпкә алмыйбыз, бу көннәрдә һәрвакыт акрынаю күзәтелә. Минемчә, бүген кешеләр прививка ясатмый торган районнардагы хәл турында фикер алышырга кирәк. Бу - биш-алты район. Әлеге районнар башлыклары белән бу хәл турында сөйләшәчәкбез", - диде Радий Хәбиров.

Башкортстанда 185 вакциналау пункты эшли, шул исәптән мобиль пунктлар. Максим Забелин сүзләренә караганда, бу атнада иганәчелек ярдәме белән районнарга 30дан артык суыткыч кайтарылачак. Бу COVID-19 буенча киңкүләм вакциналауда катнашырга мөмкин булган мобиль бригадалар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: