+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 август 2021, 18:26

Янә тугыз кешене югалттык...

Ковид һөҗүмен дәвам итә.

Янә тугыз кешене югалттык...
Янә тугыз кешене югалттык...
Ковид һөҗүмен дәвам итә.

2 августка республикада коронавирус йоктыручылар саны 48 мең 769га җитте. Соңгы тәүлектә аларга янә 260 кеше өстәлде.

Үткән тәүлектә 120 якташыбыз ковидны җиңгән. Савыгучылар саны барлыгы — 44 913. Әле республика дәваханәләрендә 698 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 54е авыр хәлдә, 2 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2 364 кеше амбулатор дәвалана.

Кызганычка каршы, республикада ковид корбаннары көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә 9 кешенең гомере коронавирустан өзелгән. К-вирустан вафат булучылар саны 788гә җитте.

Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 126 кешегә куелган, шулкадәр үк кеше аннан савыккан.

Республикага 1 065 338 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән - 940 535, икенчесе белән 688 582 кеше вакциналанган.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: