Шушы көннәрдә 38 градус эсселек көтелә.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты августта аномаль эсселек турында кисәтә.
Аерым алганда, 3 һәм 4 августта республикада көндез температура +38 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. Шул ук вакытта явым-төшем көтелми.
Ведомство күбрәк сыеклык эчәргә, якты җиңел кием һәм баш киеме кияргә һәм кояштан саклый торган крем сөртергә тәкъдим итә.
Фото: автор фотосы