-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 август 2021, 09:25

Бу эсселәр кайчан чигенер?

Синоптиклар августтагы аномаль эсселек буенча фаразларын җиткерде.

Бу эсселәр кайчан чигенер?
Бу эсселәр кайчан чигенер?
“Башгидрометүзәк” хәбәр итүенчә, республикада 6 августта һава температурасы бераз төшә башлаячак.
3 һәм 4 августта республикада безнең якларга хас булмаган эсселек тантана итә. Бу көннәрдә һава температурасы аномаль күрсәткечләргә кадәр күтәреләчәк, көндез + 38° градус күрсәтәчәк.


Ә атнаның икенче яртысында, 5 һәм 6 августта, бераз салкынрак булачак, һава температурасы +25,+30 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар хәбәр итүенчә, Башкортстан территориясендә салкын атмосфера фронтлары хәрәкәт итә башлаячак.


Һава температурасының бераз кимүе фонында республикада яңгырлар явачак. Метеорологлар көчле җил вәгъдә итә.


Җил көчәйгән вакытта агачлар ава, зур ботаклар сынып төшә. Алар йорт арасындагы һәм автомобиль юлларын ябарга, электр тапшыру линияләрен өзәргә мөмкин. Мондый вакытларда аеруча сак булырга кирәк.

 
 
Фото: placepic.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: