Авыл халкы иртә таңнан ук коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату өчен чират алды.
- Без прививка ясатырга булдык, чөнки якыннарыбызның сәламәтлеге турында кайгыртабыз. Мондый мөмкинлек булуына шатбыз. Чөнки, сез аңлыйсыздыр, авыл кешесенең район үзәгенә чыгу өчен вакыты да, мөмкинлеге дә юк, - ди Шәрип авылында яшәүчеләр.
Биредәге күчмә пункт инде өченче көн эшли. Шушы кыска гына вакыт эчендә яңа коронавирус инфекциясеннән - 110 кеше, ә районда барлыгы 6900 кеше прививка ясаткан.
Шәрип авылында "Сәламәтлек поезды" да эшли, анда якын-тирә авылдан теләгән һәр кеше килә ала. Аның уңайлылыгы шунда ки, бер урында терапевтлар һәм башка белгечләр кабул итә, заманча аппаратларда тикшеренү узарга мөмкин һәм алдан язылырга да кирәкми, табиблар чират тәртибендә кабул итә.
Кушнаренко үзәк дәваханәсенең медицина профилактикасы кабинеты мөдире Рифа Рәҗәпова үз фикерләре белән уртаклаша:
- Безнең төп бурыч - авыл халкын вакциналау. Шәрип участогы - коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау күрсәткече буенча иң яхшыларның берсе. Шунысы сөенечле: кешеләр үзләре аңлы рәвештә прививка ясатырга килә. Иртәгә Карача-Елга авылына бару планлаштырыла, анда без «Сәламәт авыл» проектын тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез.
Кушнаренко районында күмәк иммунитет булдыруга тизрәк ирешү өчен тулы бер чаралар комплексы эшләнде.
Фото: Кушнаренко районы хакимиятеннән