-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 август 2021, 22:46

Табигать үз балаларын давыллар белән сыный

Көчле җил зыян салган районнарда халыкка тиз арада ярдәм оештырыла.

Табигать үз балаларын давыллар белән сыный
Табигать үз балаларын давыллар белән сыный

Уфа районының Миловка авылындагы Кольцевая һәм Кызыл Яр авылында Совет урамындагы йортларның түбәләре кубарылган. Әлеге урынга оператив чаралар күрү өчен бригада чыккан. Хәл Уфа районы хакимияте контролендә тора.

Чакмагыш районында да давыл булган. Урамнарга агачлар ауган, электр тапшыру линияләре өзелгән. Шәхси секторда дистәләгән торак йорт, мәгариф учреждениеләре, парк, сәүдә объектлары, торак булмаган корылмалар зыян күргән. Район хакимиятендә ашыгыч рәвештә махсус комиссия төзелгән, төзекләндерү бригадалары оештырылган.

Дүртөйле районының Күккуян авылында электр линияләренә зыян килгән. Биредә дә халыкка ашыгыч рәвештә электр бирүне җайга салу буенча эшләр оештырылган.

Килеп туган хәл турында Башкортсан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге сәхифәсенә язучылар бар. Шунда ук давыл узган район хакимиятләреннән җаваплар куела. Республика җитәкчелеге хәлне контрольдә тота.

Фото: "ВКонтакте"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: