+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 август 2021, 14:45

Тиздән Уфада мөһим транспорт чишелеше ачылачак

Тиздән Уфада Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендә транспорт чишелеше ачылачак. Уфа шәһәре хакимиятенең Төзелеш, юлларны һәм ясалма корылмаларны төзекләндерү идарәсенең капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Евгений Кулешов бүген журналистларга хәбәр иткәнчә, эшләр комплексы 15 августка тәмамланачак. Бу юлүткәргеч буенча хәрәкәтне башлап җибәрергә һәм Салават Юлаев проспектындагы светофорны сүтәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта объектта асфальт өслек салына.

Тиздән Уфада мөһим транспорт чишелеше ачылачак
Тиздән Уфада мөһим транспорт чишелеше ачылачак

- 15 августта Зәки Вәлиди урамыннан Дуслык монументы ягына юлүткәргеч тулы режимда эшли башларга тиеш. Параллель рәвештә, хәрәкәтне эшләтеп җибәргәннән соң, Салават Юлаев проспекты буенча светофорлар демонтажланачак, аннары подряд оешмасы менү-төшү юллары төзелешенә керешәчәк, - диде Евгений Кулешов. -- Бу һәм башкаларны эшләр өчен төнге вакытта иртәнге 5 сәгатькә кадәр Салават Юлаев проспекты буенча хәрәкәтне өлешчә ябу кирәк булачак. Бу вакытта без корылмаларны буяуны һәм төшү-менү юлларын төзү эшен төгәлләргә планлаштырабыз, кайбер көннәрдә юлның читтәге полосаларын да ябарга туры киләчәк. Шәһәр халкы бу хакта өстәмә рәвештә мәгълүмат алачак.

"Уралмостострой" җәмгыятенең Башкортстан буенча директоры Василий Чекуров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта объектта култыкса-барьер киртәләрен монтажлау, электр яктырткычларын урнаштыру һәм асфальт-бетон өслек түшәү бара.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: