+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 август 2021, 12:42

Учалы флешмоб башлап җибәрде

Республикада игълан ителгән "Сәламәт авыл" проекты кысаларында Учалы районында "Вакциналандым. Ә сез?" флешмобы игълан ителде.

Учалы флешмоб башлап җибәрде
Учалы флешмоб башлап җибәрде

Яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан авыл торак пунктларында яшәүчеләр үз битләрендә #гомуми иммунитет хештэглары белән фотоларын урнаштыра.

- Безнең флешмобның максаты - прививка ясату кампаниясенең мөһимлеген һәм нәтиҗәлелеген үз үрнәгендә күрсәтү. Әгәр без вакцина ясатсак, без үзебезне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә саклыйбыз», - дип билгеләп үтте акция эстафетасын Ахун, Кунакбай һәм Поляково авылларында яшәүчеләргә тапшырган район Советы секретаре Зариф Гарипов.

Башлангычны шәһәрнең социаль учреждениеләре җитәкчеләре дә хуплады. Беренчеләрдән булып анда Учалы үзәк шәһәр дәваханәсе хезмәткәрләре катнашты.

- Вакциналау - яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең төп ысулы. Аны узган кешеләр, хәтта авырган очракта да, коронавирусны җиңел яисә уртача, җитди өзлегүләрсез кичерә. Кызганычка каршы, бүген реанимациядә, ИВЛга яисә кислород ярдәменә генә өмет итүчеләр вакциналанмаган. Аны кичектермәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», - дип шәрехләде Учалы үзәк дәваханәсенең баш табибы Алия Зөлкарнәева.

Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен хештэглар белән социаль челтәрләрдәге фотоларны ВКонтакте, Одноклассники, Фейсбук һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә #гомумииммунитет хештэгы белән урнаштырырга, яки фотоларны түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: uchaly63@mail.ru

Учалы үзәк дәваханәсендә өлкән яшьтәге кешеләрне яңа короновирус инфекциясенә каршы вакциналау көн саен, ялларсыз 8дән 20 сәгатькә кадәр бушлай үткәрелә.

Фото: Учалы районы хакимиятеннән.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: