-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2021, 12:58

Бердәмлек давылда сынала

Чакмагыш районындагы давылдан соң калган җимерекләрне төзекләндерүдә бөтен халык берләшкән.

Бердәмлек давылда сынала
Бердәмлек давылда сынала


Бу хакта район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев социаль челтәрдә хәбәр итә:

- Районда кичә узган давыл нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә килеп чыккан җимереклекләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Көчле җил йортларны түбәсез калдырды, урамнар ауган агачлар, җимереклекләр белән тулды. Ярдәмгә Илеш һәм Бүздәк районнарыннан электрчылар бригадасы килде. Электр линиясеннән өзелгән 15 эре ноктаның икесен тергезәсе калды. Районның коммуналь хезмәтләре түбәләрне сүтә. Мәдәният йорты, «Арена», Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, балалар иҗат үзәге, авыл хакимияте хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмады. Урыннарда 25 берәмлектән артык техника, 200дән артык кеше эшли.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: