+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2021, 21:10

Далада янгын котыра...

Хәйбулла районындагы лагерьдан 72 баланы эвакуацияләгәннәр.

Далада янгын котыра...
Далада янгын котыра...
Урал аръягында дала янгыны аркасында балалар лагере эвакуацияләнгән.

Башкортстанның Хәйбулла районында "Аксарлак" балалар лагерыннан 72 баланы һәм дүрт өлкән кешене эвакуацияләгәннәр. Лагерьга якын гына 2 га мәйданда үлән яна, тирә-якны төтен каплаган. Балаларны һәм педагогларны Янтыш авылындагы “Сакмар” шифаханәсенә урнаштырганнар.

Лагерь Акташ авылы янында урнашкан. Авылдан 500 метр аралыкта үлән яна. Янгын сүндерүчеләр аңлатуынча, янгын үтеп керә алмаслык калкулыкларда таралган. Төньяк яклап утның лагерьга таба юлыннан елга уза, көньякта - сөрелгән җирләр.

Дала янгынын 87 кеше һәм 7 берәмлек техника, шул исәптән 4 трактор, сүндерә.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына өстәмә көчләр һәм чаралар — техника, аэромобиль төркеме, 60тан артык хезмәткәр җибәрелгән.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: