-19 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
5 август 2021, 22:40

“Сугыш чоры балалары” таныклыклары тапшырылды

Бүген Уфа шәһәренең Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасында “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты кысаларында Киров районының “Сугыш балалары сәгате” узды.

“Сугыш чоры балалары” таныклыклары тапшырылды
“Сугыш чоры балалары” таныклыклары тапшырылды
Таныклыклар тапшыру тантанасына башкаланың башка районнары да кушылды. Күптән түгел Иван Якутов исемендәге паркта “Сугыш чоры балаларына” дигән махсус статуска ия булучыларга таныклыклар тапшырылды.

“Бу кешеләрнең балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы чорларга туры килде. Яшь булуына һәм тормыш авырлыгына карамастан, алар игелекле кешеләр булып калды. “Сугыш чоры балалары” дигән махсус статусны закон дәрәҗәсендә беркетү аларга үзләре белән горурланырга һәм акчалата түләү һәм социаль ташламалар алу хокукына мөмкинлек бирәчәк”, – дип билгеләп үтте “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Юрий Мельников катнашучыларга социаль түләүләр турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

"Әтине сугышның беренче айларында ук алып китәләр. Мин 1942 елның апрелендә тудым. Әти Сталинград янында хезмәт итә, көчле шартлаудан соң ишетми башлый. Госпитальдә булганда, аннан син кайдан, кем булып эшлисең, дип сораганнар, ул Стәрлетамак районыннан, тимер юлчы – күпер слесаре, дип җавап биргән. Ул вакытта аңа син тылда кирәк, өйгә кайтып, Ватанга хезмәт ит, дигәннәр. Менә шулай әти кайтты, көне-төне эштә булды. Эшелоннар үткәндә, бер кулында эленеп торып, күперне контрольдә тоткан, — дип сөйли Рамилә Хәкимова. — Республика җитәкчелегенә, әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да рәхмәт".

Бүгенге көндә республикада 189 меңнән артык сугыш чоры баласы яши.
 
 
Фото: "Башинформ"
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: