-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2021, 14:03

Янгыннар чыкты, давыллар купты

Кайбер урыннарда җил секундына 26 метр тизлек белән исте. Нәтиҗәдә, йортлар һәм торак булмаган корылмалар, мәктәпләр, кибетләр, автомобильләр зыян күрде. Бәхеткә, корбаннар булмады.

Янгыннар чыкты, давыллар купты
Янгыннар чыкты, давыллар купты

Кайбер урыннарда җил секундына 26 метр тизлек белән исте. Нәтиҗәдә, йортлар һәм торак булмаган корылмалар, мәктәпләр, кибетләр, автомобильләр зыян күрде. Бәхеткә, корбаннар булмады.

Иң күбе Чакмагыш районы зыян күргән. Биредә 11 күпфатирлы йорт һәм 1 шәхси йорт түбәләре җимерелгән. Гомум мәйданы 8 700 квадрат метр территориягә зыян китерелгән, 1нче мәктәпнең гараж-остаханәсе, спорт залы, гимназия бинасы зыян күргән. Әлегә ул 11 миллион сумлык дип билгеләнә.

Давылдан соң калган җимереклекләрне кичтән үк төзекләндерә башлаганнар. Әйтик, Дүртөйле районында электр белән тәэмин итүне төнгә тәмамлаганнар, анда 414 йортта яшәүче 1000нән артык кеше утсыз калган. Кичке сәгать унда Шаран районында да проблеманы хәл иткәннәр – 90 йортта электр белән тәэмин итү яңартылган.

Бөре шәһәрендә яшеннән өч торак йорт янган.

Уфа районында Р-240 трассасын чистартканнар – Булгаководагы давыл аркасында анда кибет түбәсе килеп төшкән. Юл төзекләндерү хезмәте тиз арада аны чистарткан, трассаны ябарга туры килмәгән.

Бүген зыян күргән торак пунктларда тергезү эшләре дәвам итә. Район хакимиятенең актуаль мәгълүматын социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. Урындагы хакимиятләргә, авария бригадаларына һәм халыкка оператив хезмәтләре өчен рәхмәт.

Әгәр сезгә стихия нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм кирәк икән, яшәү урыны буенча хакимияткә мөрәҗәгать итегез.

5 август көнендә республиканың көньягында көчле эсселек саклана, һава температурасы 38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Республика буенча урыны белән яшенле, көчле яңгырлар булуы, җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Республика буенча сәфәрләрегезне планлаштыруыгызны, балаларга, өлкәннәргә һәм мал-туарга карата игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: