Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә.
«Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе барышында республиканың барлык районнарында да авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала алачак.
Агымдагы датага акция башланганнан бирле 53 892 кеше каралган. 31 357 кешегә тикшеренү үткәрелде, шул исәптән 19 692 - флюорография, 11 665 - маммография.
2285 кешенең - канда глюкозаның, 3158 кешенең – холестеринның югары дәрәҗәсе, 4994 кешенең - югары, 3454 кешенең – артык авырлыгы, 2555 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган.
Социаль яктан әһәмиятле 1837 авыру ачыкланды, шул исәптән, шикәр чиренә – 260, туберкулезга – 34, гипертониягә – 1166 кешедә шик бар, бер кешедә миокард инфаркты ачыкланган. Социаль авыруларга шик булган яки ачыкланган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау өчен контрольгә алынды.
Формалаштырылган бригадалар үз эшләрен алты районда график буенча дәвам итә:
- Уфа маршруты - Кушнаренко районында (9-11 августта - Иске Тукмаклы, 12-13 августта Иске Камышлы авылларында); Дуван районында (9-13 августта Дуван авылында) эшли башлый;
- Нефтекама маршруты - Балтач районында (9-10 августта Иске Яш, 11-13 августта Олы Качак авылларында);
- Октябрьский маршруты - Бишбүләк районында (9-10 августта - Ает, 11-13 августта Михайловка авылларында);
- Стәрлетамак маршруты - Стәрлебаш районында (9-10 августта Түбән Аллагуват авылында) эшен дәвам итә һәм Федоровка районында (11-13 августта Югары Яуш авылында) эшли башлый;
- Белорет маршруты - Баймак районында (9-11 августта - Йомаш, 12-13 августта Ишбирде авылларында) эшне тәмамлый.
Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте