-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 август 2021, 11:24

Табиблар вакцинаны хуплый

Башкортстанның 90%ка якын медицина хезмәткәре коронавирустан прививка ясаткан.

Табиблар вакцинаны хуплый
Табиблар вакцинаны хуплый

Башкортстанның 90% ка якын медицина хезмәткәре коронавирустан прививка ясаткан. Нигездә, алар «ГамКовидВак» («Спутник V») кадаткан. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, республика вакцинаның беренче партиясен 2020 елның сентябрендә алган, ә медицина хезмәткәрләре вакциналау буенча өстенлекле төркем булдырган.

«Медицина хезмәткәрләре пандемиягә каршы көрәштә бердәнбер дөрес адым - сovid-19 таралуын көтмичә, вакцина ясату һәм коллектив иммунитет булдыру дигән фикердә. Медицина персоналы арасында прививкаларның зур проценты табибларның вакцинага булган ышанычын күрсәтә",

- ди ул.

Аны башка табиблар да хуплый.

«Мин коронавирус инфекциясен 2020 елның августында кичердем. Вакытлар узу белән антитәнчекләр дәрәҗәсе түбәнәюен белдем, шуңа күрә дә үземне дә, пациентларны да сакларга һәм прививка ясатырга дигән карар кабул иттем. Вакцинаны быел җәй ясаттым. Безнең бүлектә барлык белгечләр дә прививкалы. Коллегаларга үрнәк күрсәтергә кирәк иде. Сүз дә юк, теләсә кайсы дару препаратындагы кебек үк, вакцинада да өстәмә эффектлар бар. Тик алар белән дә кроновируска бирешү ихтималы күпкә кими»,

- ди Республика кардиология үзәгенең 2нче рентгенохирургия диагностикасы һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдире Тимур Хафизов.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: