-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 август 2021, 22:50

Владимир Путин завод ачуда катнашты

Бүген Башкортстанда Русиядә ак цемент җитештерүгә махсуслашкан беренче заманча Cemix ProWhite югары технологияле завод ачылды.

Владимир Путин завод ачуда катнашты
Владимир Путин завод ачуда катнашты

Рәсми тантанада Русия Президенты Владимир Путин катнашты, ул Башкортстанга эш сәфәре белән килде. Ачылу тантанасы Башкортстанның икътисади һәм яңа завод потенциалын видеопрезентацияләүдән башланды.

«Бүген сезнең белән бергә булуыма һәм эре инвестицион проектны уңышлы гамәлгә ашыру белән котлавыма бик шатмын. Бу - Русия һәм Австрия арасында тыгыз инвестицион хезмәттәшлек үрнәге. Төзүчеләргә, технологларга, заводны булдыруда катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Продукция илнең төзелеш тармагында бик кирәк булачак, ул хәзер актив үсешә, анда безнең планнар зур. Заводта алдынгы технологияләр һәм дөньяның иң яхшы практикалары кулланылуы, җитештерү процессы катгый экологик стандартларга туры килә торган иң югары экологик стандартларын үтәүне күз алдында тотуы мөһим»,

диде Владимир Путин.

Видеомөрәҗәгать белән Австриянең федераль канцлеры Себастьян Курц та чыгыш ясады.

Завод турында кыскача белешмә:

Ил өчен уникаль булган яңа производство Әбҗәлил районында эшли башлады һәм төзелеш, чимал материаллары җитештерүче Австрия холдингының бүлекчәсе булып тора. Предприятие төзелеше 2018 елның ноябрендә башланган иде, инвестицияләрнең гомум күләме 5,7 миллиард сум тәшкил итте.

Барлыгы 220 эш урыны булдырылачак, хәзер заводта 145 кеше эшли, шуларның 40 проценты – Әбҗәлил районында яшәүчеләр.

Киләчәктә елына 100 мең тонна микрокальцит (известь ташыннан тыш) чыгару, шулай ук елына 100 мең тонна төзелеш катнашмаларын әзерләү һәм төрү буенча производстволар төзү планлаштырыла.

Предприятиенең җитештерү куәте - елына 240 мең тонна, импортны тулысынча алыштыру бурычын хәл итәргә һәм шул рәвешле илнең бу продукциягә булган бөтен ихтыяҗын капларга мөмкинлек бирәчәк.

Әлегә Русиядә ил производствосы ак цемент ихтыяҗының өчтән бер өлешен каплый, ә 60 проценттан артыгы экспортка туры килә. Заводны эшләтеп җибәрү бу дисбалансны бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

Ә Әбҗәлил, нигездә, авыл хуҗалыгы районы, тарихта беренче тапкыр нәкъ менә сәнәгатьтә үсеш ноктасы ала.

Башкортстанда заводның төп өстенлеге - кулланыла торган технологиядә. Монда цемент юеш ысул белән түгел, ә коры булачак. Бу - продукциянең үзкыйммәтен 30 процентка киметергә мөмкинлек бирә торган заманча технология. Җитештерүнең бу ысулы шулай ук ташландыклар санын 10 тапкыр киметергә һәм предприятиенең табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Ак цементтан тыш, компания төсле тротуар һәм фасад плиткасы җитештерәчәк.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: