Бу хакта ул Магнитогорскида Русия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмәдә хәбәр итте.
"Утның торак пунктларга күчүе фактлары буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре тарафыннан җинаять эшләре кузгатылган. Башлангыч тикшерү барышында ачыкланганча, өч янгын учагының икесе ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Өченче янгынның сәбәбе яшен булырга мөмкин".
Бүген, 6 августта, Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре кысаларында Башкортстанга килергә планлаштыра. Әбҗәлил районында дәүләт башлыгы «Ласселсбергер» компанияләр төркеменең коры төзелеш катнашмалары җитештерү буенча «Цемикс» заводын эшләтеп җибәрүдә катнашачак.
Моннан тыш, Президент республика Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу уздырачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Владимир Путин Чиләбе өлкәсендә табигый янгыннардан зыян күргән районнарны караган.
Фото: Башинформ