-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 август 2021, 09:48

Башкортсанда эшләү уңайлы

Ил башлыгының Башкортстанга килүе турында икътисадчылар нинди фикердә?

Башкортсанда эшләү уңайлы
Башкортсанда эшләү уңайлы
Ил башлыгының Башкортстанга килүе турында икътисадчылар нинди фикердә?

Дәүләт башлыгы катнашлыгында яңа производствоны ачу бизнесны республикада яңа эре проектлар ачуга җәлеп итә, дип саный икътисад фәннәре докторы, республика Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров, Президент Владимир Путинның республикага сәфәре нәтиҗәләрен шәрехләп.

"Бу сәфәр республика өчен бик мөһим. Ул Русия Федерациясе, Президент ягыннан төбәккә аерым игътибар күрсәтә, чөнки соңгы кыска вакыт эчендә безнең казанышларыбыз бик күп: Социаль башлангычлар агентлыгы рейтингында бишенче урын да, сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урын да, 2021 ел нәтиҗәләре буенча яхшы күрсәткечләр дә, сәнәгать җитештерүе, торак төзелеше үсешенең 25 процентка артуы да. Тулаем алганда, бу республиканың динамик һәм нәтиҗәле үсеш алуы турында сөйли", - ди ул.

Эксперт сүзләренчә, шулай ук эре чит ил инвесторыннан урындагы хакимиятләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек турында җылы сүзләр яңгыравы мөһим. Асылда, бу безнең төбәкнең башка сәнәгатьчеләр өчен Башкортстанда эшләү уңайлы дигән өстәмә рекламасы.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: