Йозеф Ласселсбергер Башкортстанга карашын белдерде.
«Ласселсбергер» компаниясенә нигез салучы «Цемикс» заводын төзү өчен Башкортстанның сайлануы республика җитәкчелеге белән аралашуның уңай тәҗрибәсенә нигезләнүен билгеләп үтте.
"Без даими ярдәм тоябыз. Төбәк дәрәҗәсендә дә бик мөһим ярдәм алдык, ул безнең компания эше өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирде. Моның өчен Башкортстан җитәкчелегенә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Без алга таба да җитештерүне киңәйтәчәкбез, республика белән актив хезмәттәшлек итәчәкбез. Башка юл юк», - диде Йозеф Ласселсбергер журналистларга.