+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 август 2021, 22:29

Дәшми калмагыз!

Республика Идарә итү үзәгендә сезне ишетәләр.

Дәшми калмагыз!
Дәшми калмагыз!

Әлеге система хезмәткәрләре паника таратучы һәм аныклык таләп итүче хәбәрләрне дә игътибарсыз калдырмый.

"Сез күптән түгел Мәскәүдә күргәзмәдә күрсәткән янгыннарны сүндерү өчен очыкчылар кайда??? Ни өчен Хәйбулла районына җибәрмисез??? Анда авыллар янып бетә бит", - дип язган иде 7 августта бер кулланучы социаль челтәрләрдә.

Бу уңайдан Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында аңлатма бирәләр. Эш шунда ки, янгыннар төрле була – урман, дала, торак пунктларда чыга торганнары. Аларны сүндерү алымнары да төрле. Югарыда язган самолетлар һәм вертолетлар урман янгыннарын сүндерү өчен кулланыла.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, 2021 елның 7 августында республикада урман янгыннары күзәтелә. Аларны бетерү өчен минераллаштырылган полосалар (канаулар) сузу, кулдан янгын сүндерү һәм башка чаралар нәтиҗәле. Бу бигрәк тә катлаулы рельефлы урыннарда актуаль.

Һәм, әлбәттә, республикада бер авыл да янмый. Табигать янгыннары белән хәл контрольдә тотыла.

Жуковский күргәзмәсендә тәкъдим иткән Ка-32А11М вертолеты - «Ка-32» сериясеннән иң яхшы вертолет. Ул иң кырыс климат шартларында эшләргә сәләтле. Хәтта төнлә дә. Аның янгын сүндерү системасы бер минут эчендә 4 тонна су җыярга мөмкинлек бирә.

Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: